Быел 22 авыл җирлегендә 3 чакрымлык таш юллар җәеләчәк
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов хәбәр итүенчә, быелгы сезонда халыктан җыелган үзара салым акчаларының иң зур өлеше авыл урамнарына каты өслекле юл салуга юнәлдерелә.
Барлыгы 22 авыл җирлегендә 3 чакрымлык таш юллар җәеләчәк. Аның бер киломертын төзү бәясе якынча 4 миллион сумга төшә. Эшнең сыйфатын һәм күләмен бик җентекләп авыл җирлекләре вәкилләре һәм районнан килгән махсус комиссия кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев