Дәүләки ашханәсе хезмәткәрләре һәр көнне иртә таңнан килеп 150 кешегә җитәрлек аш-су әзерлиләр
Дәүләки ашханәсе хезмәткәрләре Светлана Телишева белән Рамина Сәфәрова һәр көнне иртә таңнан килеп 150 кешегә җитәрлек аш-су әзерлиләр.
–Көнгә 3 тапкыр аны кырга бик тырыш ярдәмчебез Шәүкәт Хөсәенов чыгара. Бу көннәрдә басуларда кырыктан артык техника. механизатор-шоферлар эшли. Ындыр табагында да эш ике сменалы итеп оештырылды. Алар өчен табынны ашханәдә генә көйлибез, җәйге лагерларында эшләүче терлекчеләргә, көтүчеләргә аш-суны үзебез алып чыгабыз. Без пешергәнне мактый-мактый ашауларын күреп тору, рәхмәт ишетү үзебезгә дә рәхәт,-ди өлкән пешекче Светлана Телишева.
–Басу-кырлар арасын көнгә 3-4 тапкыр урарга, көненә 100 чакырымга якын юл үтәргә туры килә миңа. Быелгы урак аеруча оешкан төстә бара, бергә, бердәм булсак эш тә уңа,-ди шофер Шәүкәт Хөсәенов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев