Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Дәвешлеләр үзара салым акчасын авылны су белән тәэмин итүне оештыруга, шул исәптән чишмә юлы ясауга планлаштыралар

Дәвеш авылында сайлау участогы ачылган сәгатьләрдә үк абый-апалар тавыш бирергә ашыктылар

Әлеге 902 нче сайлау участогында 282 сайлаучы исәпләнә, 16сы Чирү авылында яшәүчеләр. Кәмәртдин абый белән Тәскирә апа Хәертдиновлар бергәләп тавыш бирергә килделәр. – Бүгенге референдумга бәйрәмгә килгән кебек килдек. Авылыбыз бик матур, чиста. Авыл уртасына нинди матур ФАП ясап куйдылар. Яңа башня куелды, тәмле су эчәбез хәзер. Томышыбыз тагын да уңайлы булсын дип без дә үзебездән өлеш кертергә риза дип тавыш бирергә килдек, - диләр алар. Горбунов берләшмәсендә мал табибы булып эшләүче Ранис Бикбулатов ике кызын җитәкләп сайлау участогына килде. – Дәвеш авылында яшибез. Кызларымның берсе балалар бакчасына йөри, икенчесе мәктәптә укый. Үсеп килүче буынга уңайлылыклар булсын, авылыбыз юллы да, якты да, сулы да булсын өчен үз өлешебезне кертергә тиешбез дип саныйм. Кызларымны да күрсеннәр, кечкенәдән аңлап үссеннәр дип алып килдем, -ди Ранис. 
Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев