Газ уңайлы һәм куркыныч
Апаста 6 район вәкилләре катнашында ТР торак-коммуналь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ирек Шәйдуллин, Буа ЭПУ-газ участогы җитәкчесе Камил Латыйпов белән очрашу булып үтте.
Соңгы вакытларда Россиядә, Татарстанда торак йортларда газ шартлау сәбәпләре, газ-җилләтү җиһазларының төзексезлеге аркасында кеше үлеменә китергән очраклар турында кырыс сөйләшүдә Апас прокуратурасы вәкиле Фатыйх Хафизов, район башкарма комитетлары җитәкчеләре дә катнашты. Бурычлар һәм максатлар билгеләнде. Йорт-фатир газ хуҗалыгының төзеклеге, техник карау, бәхетсезлек очракларын кисәтү чаралары турында катгый күрсәтмәләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев