Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Гөлсинә ханым уңган хуҗабикә буларак абрикостан кайнатма ясау рецепты белән уртаклашты

Кайнатма өчен 2 килограмм абрикос, 2 килограмм шикәр комы, 2 стакан су кирәк.

Өлгергән, шул ук вакытта каты булган абрикосларны сайлап алабыз, юып киптерәбез һәм 2-4 кисәккә бүләбез. Шикәр комына су салып сироп кайнатабыз. Кайнап чыккан сиропны абрикос өстенә салып бутыйбыз да суытырга куябыз. Аннан соң салмак кына утка куеп кайнап чыкканчы тотабыз. Бераз суынганнан соң тагын салмак кына утка куеп абрикослар үтә-күренмәле, ә сиробы куерганчы кайнатабыз. Әзер кайнатманы кайнар килеш стерилизовать иткән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куябыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев