Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Көзге боегуларга ничек бирешмәскә һәм вирусның икенче дулкынын ничек кичерергә?

Казан психологы шул хакта сөйләде.

(11 ноябрь, “Апастово-информ“).


Быелгы көз халыкны нәрсәсе белән куркытты? Курку хисләреннән ничек арынырга? Бу хакта КФУ доценты Рамил Гарифуллин сөйләде.
Әгәр дә, халык вируска каршы барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәсә, Татарстанда кабат катгый чикләүләр кертелмәячәк. Халыкны бүгенге көндә ни борчый? Ни өчен кеше төшенкелеккә бирелә?
Беренчедән ирексезлек хисе. Халык сәяхәтләрдән мәхрүм калды. Яраткан илләрдә ял итү мөмкинлеге бетте. Бу акча юклыктан гына түгел. Сәяхәтләр кеше күңелендә чынга ашмас кебек хыял гына булып калды. Ә хыял ул үзе бер зур кыйммәт. Шул да халыкны төшенкелеккә сала, дип саный психолог.
Икенчедән, киләчәккә тискәре негатив караш. Күп кенә россиялеләр, шул исәптән, татарстанлылар бурычларга баткан һәм кредит түлиләр. Бу кешеләр эшсез калып, бурычлардан котыла алмаячакмын ахры, дип куркалар.
Өченчедән, онлайн форматта эшләү шулай ук писхикага негатив тәэсир итә. Кайберәүләр онлайн форматта эшләүгә сөенәләр генә. Тик, бу вакытта аралашу җитми. Бизнес уңышы өчен аралашу төп нигез булып тора. Активлык югала. Урамга, эшкә йөрүләр сирәгәя. Ә активлык үзе зур шатлык, дип саный Гарифуллин.
Психолог шулай ук, өлкән яшьтәге кризисны һәм каршылыклы мәгълүматларны да җитди проблемалар һәм төшнкеллеккә бирелүнең нәтиҗәләре дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев