Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Куркынычсызлык кагыйдәләре - алгы планда

Район буенча террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе уяу булырга чакыра.

(3 май, “Апастово-информ”).
Бәйрәм көннәрендә күпләр кунакка китә. Йортлары күзәтүсез калса, төрле мошенниклар, караклар өчен урларга җай чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, сәфәргә киткәндә, йортыгызны яки фатирыгызны күзәтеп торуларын сорап, күршеләрегезгә мөрәҗәгать итегез, ишекләрегезгә яхшы йозак куегыз.
Каракларны евротәрәзәләр кызыксындыра. Әгәр сезнең йортыгызда андый тәрәзәләр куелган булса, аеруча игътибарлы булыгыз. Милкегезне урлауны булдырмау өчен, участок полиция вәкиле аша фатирыгызны яки йортыгызны үзәкләштерелгән саклау пультына тоташтыруларын сорагыз.
Бәйрәм көннәрендә аеруча кеше аз йөри торган урыннарга ялгыз гына чыкмагыз. Буш спорт мәйданчыклары, кеше булмаган парклар һәм авыл-поселок тирәләрендәге чокыр-чакырлар буйларында ялгыз гына йөрмәгез. Кич белән яхшы яктыртылган, халык күп йөри торган урыннарда йөрергә тырышыгыз.
Тәртипсез кешеләр белән очрашканда, низагларга кермәгез. Әгәр инде сезгә ниндидер һөҗүм булса, күбрәк тавыш чыгарыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев