Кыргый мәк-киндердә бик куркыныч матдә бар!
Район полициясе җитәкчесе Раиль Гатауллин хәбәр итә: -Район террирториясендә 16 июльдән 25 июльгә кадәр махсус “Мәк” операциясенең беренче этабы игълан ителде.
-Бу чорда хокук сакчылары җирле ДНД, авыл җирлекләре һәм җәмәгать активы белән бергәләп кеше күзеннән читтә, кеше яшәми торган урыннарда кыргый мәк, киндер үсемлекләрен ачыклап аларны юк итү чарасын күрәчәк. Шулай ук шәхси бакчалар да күз уңында булачак. Бу операция үзен бик нәтиҗәле булуын ел да раслый. Узган елда, мәсәлән, шундый рейдлар вакытында йөзләгән төп мәк, киндергә тап булдык. Наркотик матдәләрне сезгә, балагызга тәкъдим итүче, ташландык, хуҗасыз җирләрдә кыргый киндер-мәк үсемлекләренә тап булсагыз, бу хакта кичемәстән хокук сакчыларына хәбәр итегез,-дип кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев