Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Мигрантлар оятсызлыгына чик куелачак

Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаровның матбугат конференциясе үтте. Чарада электрон һәм матбугат басмалары вәкилләре, республика телеканаллары хәбәрчеләре һәм радиостанцияләрдә тапшырулар алып баручылар катнашты.

  Очрашу барышында узган елда кертелгән закон проектлары, шулай ук агымдагы елга яңаларын эшләү планнары турында фикер алышынды.

  Зариф Закир улы алдагы башлангычларның мөһимлеген ассызыклады: «Бүгенге көндә бездә 1057 закон проекты бар, алар якын арада каралачак һәм кертеләчәк. Беренче чиратта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә кагылышлы закон проектлары кабул ителәчәк. Моннан тыш, аз керемле гаиләләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән закон проектларын эшләү планлаштырыла".

  Депутат әлеге инициативалар гражданнарның социаль хәлен яхшыртуга сизелерлек йогынты ясаячагына һәм халыкның аеруча якланмаган катламнарына ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
 
  Законнарның берсе мигрантларга кагыла. Русиядә мигрантларга яшәү өчен ялган документлар ясауга ярдәм иткән өчен җинаять җаваплылыгы кертелгән. Зариф Байгускаров сүзләренчә, җәза намуссыз түрәләргә карата да гамәлдә.

  "Хәзер чит ил гражданнары хәйлә кора башлады, аларның вакытлы тору чоры ахырына якынлашканда, алар үзләренә мондый документлар рәсмиләштерә: имеш инде чикне кисеп чыкканнар, һәм кире безнең ил территориясенә керәләр. Шуңа күрә без моның өчен шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган дип төгәлләштердек", — дип билгеләде Байгускаров.

  Моннан тыш, чит ил гражданнарына гражданлык алу алдыннан башта военкоматта учетка басарга кирәк булачак. "Расчет" буенча никахлашу мөмкинлеге дә ябылды.

  "Әгәр элек мигрантлар русиялеләргә өйләнеп яки кияүгә чыгып, шунда ук гражданлык алган булсалар, хәзер моның өчен алар 2-3 ел никахта яшәргә тиеш. Еш кына чит ил дәүләтләре вәкилләре ЗАГСта мөнәсәбәтләрне рәсмиләштергән, гражданлык алган, ә аннары аерылышкан очраклар да була. Бу дөрес түгел дип саныйм", - диде депутат.

  Зариф Байгускаров сүзләренчә, Русиягә бала табу, ана капиталы алу һәм туган якларына әйләнеп кайту өчен башка илләрдән хатын-кызлар килә башлаган. Хәзер андый очракларга шулай ук чик куелачак.


  "Без ана капиталына бары тик Русия гражданнары гына исәп тота ала дип төгәлләштердек. Башка илләрдә мондый ярдәм чаралары юк, шуңа күрә мондый ярдәм кайбер кешеләр өчен шәп булып кала, гәрчә алар илдә яшәмәсә дә", — дип ассызыклады ул.

  Чара ахырында Зариф Байгускаров депутатлар эшчәнлеген яхшы яктыртучы журналистларга бүләкләр тапшырды.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2025-02-06/migrantlar-oyatsyzlygyna-chik-kuelachak-4110101

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/close-up-traveler-subway_6294654.htm#fromView=search&page=1&position=2&uuid=c8de8855-0630-4b0b-adc4-6307cad1cefb&query=%D0%BC%D0%B8%D0%B3%D1%80%D0%B0%D0%BD%D1%82%D1%8B

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев