Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Мөсәлим Бәширов: “Тәмле, ләкин куркыныч”

Көз җитү белән райондашлар күпләп гөмбә җыя башлый. Гөмбә белән сыйланырга яратуның аяныч нәтиҗәләре дә бар. Узган ел районда агулануның 4 очрагы теркәлгән.


Быелга әлегә андый бәхетсезлек очраклары юк. Шулай да, саклыкны киметергә ярамый.

“Гөмбә белән агулану кеше сәламәтлеге өчен шактый куркыныч тудыра. Шуңа да гөмбә белән агуланып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсен хастаханәгә салалар. Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы - бу эшкә тотынмаска. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черекләрен алып атып эшкәртергә кирәк. Аз-азлап кына ашарга, кулдан сатып алмаска киңәш ителә. Гөмбә белән агулану гөмбә төреннән генә түгел, бу ризыкны күпме ашавыңа да, кешенең яшенә, аның сәламәтлегенә дә бәйле. Агулануны балалар һәм өлкән яшьтәгеләр аеруча авыр кичерә. Бала организмы гөмбәне, гомумән алганда, эшкәртә алмый. Бавыр, бөер авырулары булган кешегә дә артык күп ашаудан тыелырга кирәк. Белгечләр гөмбәнең деликатес булуын ассызыклый. Хәтта сау-сәламәт кешегә дә көненә 100-150 граммнан да күбрәк ашау киңәш ителми. Ә башка ризыкларны гөмбә белән алыштырырга ярамый. Гөмбәнең җир астындагы җепселләре була. Ул әйләнә-тирәдән минераль матдәләрне үзенә суыра. Әгәр бу җир зарарлы матдәләр белән тулган икән, гөмбә составында да агулы матдәләр бар дигән сүз. Ә гөмбәдәге авыр металларның тозы бавыр, бөерләрнең зарарлануына китерә.
Агулансаң, нәрсә эшләргә? Активлашкан күмер кабырга, ашказанын юдыртырга, эчәкләрне чистартырга, күбрәк сыеклык эчәргә, кичекмәстән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә.
Агулану билгеләре, гөмбә ашагач, якынча алты-сигез сәгатьтән сизелә башлый, кешенең температурасы күтәрелмәсә дә, күп тапкырлар косып, эче китәргә мөмкин. Ашказан-эчәклек трактында проблемалары булган кешеләрнең хәле ике-өч сәгатьтән үк начарая башлый. Сак булыгыз, әгәр хәлегез авыраюны сизәсез икән, ашыгыч рәвештә хастаханәгә барыгыз”, - ди районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев