Олы Бакырчы да кече Сабантуй
4 июньдә Олы Бакырчы авылында балалар өчен кече Сабантуй узды.
Иганәче - авылның хаҗие Шәүкәт Гайнетдиновның изге теләкләре белән башланып киткән бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачты- төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашты, җырлады, биеде, кайнар коймак белән чәй эчте. Һава торышы да бик матур булды, кибетчеФәния апа төрле тәм-томнар, уенчыклар сатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев