Районда су кергән авыллар күзәтү астында тора
Район территориясендәге барлык елгалар, күл-буаларда боз күтәрелде
Районның гадәттән тыш хәлләр һәм граҗданнар иминлеге даими комиссиясе ике ай элек үк махсус чаралар комплексы, эш планы билгеләде һәм ул катгый үтәлә. Район юлчылары мәсәлән, олы юллардагы 35 зур күперләр, су агу гидротехник корылмаларны март ае башында ук кардан чистартып куйды. Апас гадәттән тыш хәлләр һәм граҗданнар иминлеге идарәсе янгын депосындагы ике махсус көймә даими сугышчан әзерлектә тора. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр, граҗданнар иминлеге министрлыгы исә вертолетлар, пилотсыз очкычлар кулланып, район территориясендәге сулыклар, юллар халәтен көндәлек күзәтүдә тота. Апас янгын-коткару гарнизоны җитәкче-белгечләре райондагы барлык елгалардагы су биеклеген күзәтү өчен авыл җирлекләре белән бергә махсус үлчәгечләр куйды, күрсәткечләр сәгатьләп теркәлеп, Татарстан МЧС оператив штабына тапшырыла. Су керү куркынычы янаган авыллардагы ФАП, кибетләрдә тиешле азык-төлек, дарулар запасы ике ай элек нормативлар дәрәҗәсенә җиткерелде. Фермаларда көтелмәгән хәлләр килеп чыкса терлекләрне куркынычсыз урыннарга күчерү эш планы булдырылды. Быелгы язгы ташуның көчле булачагы алдан ук фаразланды. Ел да язгы ташудан зыян күрүче Чирү авылы халкы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин махсус очрашып, барлык көтелмәгән хәлләргә дә әзер булырга күрсәтмә бирде. Чирү авылына тәүлеклек кизү тору өчен махсус җиһазланган янгын машинасы куелды. Бу кисәтү чараларының урынлы һәм бик вакытлы булуын вакыт та, табигать тә раслады. Кисәк җылытып, 10 апрельдә Бола елгасы кинәт ташып Чирү, Караборнаш авыллары су эчендә калды. Дәвеш янәшәсендә дә елга ярларыннан чыкты. Күккүз янәшәсеннән агучы Үләмә дә үз холкын күрсәтте, авылдагы бәрәңге бакчалары, ишегалларына җәелә башлады. Кырдан төшкән язгы су ташкыны район үзәге урам юллары, бакчаларга да керде. Район газчылары һәм энергетиклар, элемтәчеләр, юллар идарәсе, коткаручыларның мобиль бригадалары су җәелү янаган урыннарда даими күзәтү һәм кисәтү чаралары башкара. Әйтик, Каратун тимер юл станциясендә су агу корылмасына кар суы сыеша алмагач, аның киң җәелүен булдырмау максатыннан юл кырыйларына капчыкларга тутырылган комнан вакытлы дамба өелде. Ясалма буалардагы су запасын көзеннән киметеп калдыру аларның куркынычсызлыгын тәэмин итә һәм алар халәте, су запасы туплану бүген махсус хезмәтләрнең тәүлеклек күзәтүе астында тора. Апастагы чистарту корылмасы, ТБО полигоны, авылларда фермаларга куркыныч янаган очракларда язгы ташу зур сулыкларга эләкмәсен өчен тиешле чаралар башкарыла.
Язгы ташу көннәрендә балаларның зур су, яр буйларына, боз өстендә уйнарга чыкмаулары хәерле, монысы тулаем әти-әниләр, укытучыларга йөкләнә.
Суга, язгы ташуга кеше көчсез дияргә ашыкмыйк. Моңа яхшылап, барысын алдан күреп әзерләнү белән көчле без. Бу ташуны да шулай бердәм булып, бәла-казасыз һәм югалтуларсыз уздырырга язсын.
Ришат Җамалиев.
фото: социаль челтерләрдән һәм шаһитлардан алынган
Дәвеш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев