Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Сату киштәләреннән районда ел башыннан 130 литр законсыз алкогольле эчемлек алынды

.


Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә алкогольле продукция әйләнешен көйләү һәм күзәтүдә тоту комиссиясенең ел башыннан җиденче утырышында ярты еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. 
-Районда бүген алкогольле продуктлар сатуга барлыгы 79 сәүдә ноктасының махсус лицензиясе бар,-диде бу утырышта район кулланучылар хокукларын яклау һәм “Госалкоголь“ дәүләт инспекторы Гөлнара Габдрахманова.- Ел башыннан бер җан башына күчереп исәпләгәндә составында спирт булган 5,2 литр продукция сатылды. Былтыр шушы чорга бер җан башына 5,5 литр иде. Халыктан кергән хәбәрләр нигезендә урыннарга чыгып, хокук сакчылары белән берлектә 145 тикшерү үткәрелде, әйләнештән 130 литр законсыз спиртлы эчемлекләр алынды. Гаепле физик һәм юридик затларга карата 69 мең сумлык административ штрафлар кулланылды. 
-Кызганычка каршы, районда быел шикле алкогольле эчемлекләр кулланып ике кешенең агулануы, бер кешенең вакытсыз үлем очрагы теркәлде,-диде хәбәрчегә район баш табибы урынбаары Алмаз Юнысов. 
Район халкы мондый очракларда тиешле органнарга “Халык контроле“ сайты аша ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Быелның алты аенда, мәсәлән, район комиссиясе, хокук сакчыларына урыннардан шундый 10 хәбәр керде. Хәзерге законнар буенча дөрес хәбәр итүчегә ул расланган очракта дәүләт тарафыннан акчалата премия каралган. Шу нигездә уяу дүрт апаслыга тиешле акчалар түләнде. 
-Алкгольлле продукция әйләнешен даими күзәтү астында тоту бик мөһим. Шунлыктан сентябрь аенда сәүдәгәрләр катнашында районкүләм зур киңәшмә үткәрүне эш планына кертәбез,-дип төгәлләде утырышны комиссия рәисе Алмаз Гыйбадуллин. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев