Шәмбалыкчы авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт Хәйруллин 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.
Зиннәт абый тагын бер тапкыр тормыш һәм хезмәт юлын хәтерендә яңартты.
Ут-сулар кичкән, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен җитәкләгән аксакал бик күп котлаулар, изге теләкләр кабул итте. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләме бүләк ителде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин изге теләкләрен юллады. Шулай ук Зиннәт абый яшь буынның хөрмәтен тойды. Морзалар мәктәбе укытучысы Рифат Бәдретдинов һәм “Яшьармиячеләр“ коллективның котлавын җиткерделәр, бүләкләр, чәчәкләр бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев