Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Тагын 3 ай вакыт калды

14 октябрьдә әлегә кадәр телеканалларны аналоглы өй антеннасы аша каручы апаслыларның телеэкраннары сүнәргә мөмкин. Чөнки шул көнне санлы телесигналлар таратучы манараларны эшләтә башлап, иске типлы, аналоглы трансляция-телесигналларны тапшыру манаралары җиһазлары эше туктатылачак.

Татарстан хөкүмәте Карары нигезендә безнең районның 6 авылында рельеф үзенчәлекләре сәбәпле санлы телевидениене карау мөмкинлеге чикле, без бу исемлекне берничә тапкыр “Йолдыз“  аша игълан иттек. Бу торак пунктларда яшәүчеләргә тәлинкәле антенна яки өй антеннасы, телесигналларны көчәйткеч һәм телевизорга тоташтырылучы махсус җиһазлар сатып алган очракта дәүләт компенсаия түләвен дә җентекләп аңлаттык. Санлы телевидение проекты буенча 20 федераль каналны шулай караучыларга абонент түләве дә булмаячак. Космик иярчен тәлинкәсе аша бу 6 авылда санлы телевидениегә күчүчеләргә дәүләт ул тоткан чыгымнарының 7300 сумын кире кайтара. Өй антеннасы һәм махсус приставка сатып алган очракта антенна өчен 1000, җиһаз өчен шулай ук 1000 сумга чаклы акчагызны кире алып булачак. Моны чынга ашыру юлы бик тә гади-авыл җирлекләре булышлыгы белән тиешле документларны туплап, район халыкны социаль яклау идарәсенә тапшырырга гына кирәк. Компенсация бирү тәртибе ел ахырына кадәр барачак һәм тиешле акчалар сезнең банктагы исәбегезгә күчәчәк. Тик моның өчен сезнең айлык керемегез, нинди категория гражданнарга каравыгыз нигезләмә булачак. Һәм тагын бер мөһим яңалык-санлы телевидениегә күчкәндә районның башка авыллары, район үзәгендә яшәүче аерым категория граҗданнарга да махсус өй антеннасы һәм җиһазлары сатып алу һәм урнаштырганда  шундый ук компенсация каралган. Бүген бу җиһазлар районда 3 аерым кибеттә һәм районның 13 авыл почта бүлекчәсендә ирекле сатуда бар. Тагын да аңлашылмаган сорауларыгыз булса, туры миңа-22-4-00 һәм район халыкны социаль яклау идарәсенә 21-1-84; 21-0-98 телефоннарына шалтыратырга мөмкин,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров. (12+)

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев