Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Тузиков: Конституциягә үзгәрешләр кертү тарихыбызны спекуляциядән яклап калачак

Илебезнең төп законына тарихи дөреслекне яклау турында статья кертеләчәк.

(Казан, 20 март, “Татар-информ“, Арсений Каримов).


Тарихи дөреслекне яклау турында РФ Конституциясендәге үзәрешләр тарихыбызны илебез эчендә, шулай ук илебездән читтә спекулянтлардан яклап калуга юнәлтелгән. КНИТУның дәүләт, муниципаль идарәсе һәм социология кафедрасы мөдире Андрей Тузиков “Татар-информ“ агентлыгы корреспонденты белән әңгәмәдә шундый фикер белдерде.
Бүгенге көндә үткән тарихыбыз белән чын мәгънәсендә информацион көрәш җәелгәнен барыбыз да күрәбез. Моның буенча Россия халкына турыдан-туры һөҗүм бара. Бөек Ватан сугышы башлануына да Россия гаепле дигән ялган тараталар. Бу әлеге тема буенча спекуляция адымнары булып тора“, - дип сөйләде Тузиков.
“Ата-бабаларыбызның хәтере – мәдәниятебез кодына кертелгән“, - дип тә өстәде социологик фәннәр докторы Андрей Тузиков. Россия халкының үзидентификациясе Бөек Ватан сугышындагы Җиңү белән турыдан-туры бәйләнгән.
“Бу тема буенча закондагы үзгәреш яхшы белән яманны ачык күрсәтәчәк“, - дип ассызыклады фәннәр докторы.
Аның сүзләренчә, Европаның күп кенә илләрендә Икенче Бөтендөнья сугышы турында псевдотарихи фикерләр йөри.
“Татар-информ“ агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, Татарстанның Дәүләт Советы Россия Конституциясендәге үзгәрешләр турындагы законны хуплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев