Урта Биябаш сулы, яңа клублы булачак
Татарстан дәүләт программасы буенча 2 ел элек капиталь ремонтланган Ябалак авыл мәдәният үзәгенә Ябалак, Шәмбалыкчы, Түбән, Урта һәм Югары Биябашы авыллары халкын авыл җыенына чакырдылар. Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы авылдашлары каршында узган елда башкарылган эшләргә хисап тотты, залдан яңгыраган сорауларга аңлаешлы итеп җавап бирде.
Үзара салым акчаларын бик бәрәкәтле итеп тотарга тырышабыз. Мисалга авыл урамнарына юллар салуны алам. Ул тендер-конкурс аша үтә, анда җиңүче, мәсәлән, беренчел тәкъдимдә күрсәтелгән чыгым, эшкә түләү күләмен 7 процентка арзангарак башкарып чыгарга теләк белдерде. Янга калган акчаларны инфраструктураны камилләштерүгә тотачакбыз. Аның белән хәзер бу эш күләмен килештерү, килешүне рәсмиләштерү бара, авыл урамнарындагы юлларны төзекләндерүне җәй башыннан башларга җыенабыз,-диде ул. -Урамнарны кышын кардан чистарту, су линияләрен пөхтәләп торуда “Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов безгә бик теләп һәм даими булыша, аңа бик зур рәхмәт. 2020 елда Урта Биябашта “Чиста су“ республика программасы буенча зур эшләр башкарырга ниятләп торабыз, инде проект-смета документларын туплый башладык. Авылларда ут, су, газ буенча зурлап сөйләрлек проблемалар килеп туганы юк, булганнарын җайлап, сабырлык белән хәл итеп барабыз,-диде ул үз чыгышында.
Җыенда катнашучы районның баш табибы Алмаз Алиуллин халыкны районда сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы елда башкарылган яңалыклар белән таныштырды. Районнан килгән башка җитәкче-белгечләр дә сорауларга ачык җавап бирделәр.
Авыл җыенында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнашты һәм тиздән Урта Биябаштан район үзәгенә кадәр муниципаль автобус маршруты ачылачагын хәбәр итте. Бу яңа автобус җыен көнендә Ябалак авылы уртасына килеп баскан иде инде, халык аның уңайлы, бик заманча булуы, матур итеп бизәлешен бик югары бәяләде. Район башлыгы урынбасары киләсе елда урта Биябашта шулай ук 50 урынга исәпләнгән яңа клуб та төзеләчәген белдерде.
Халык җыеннары Каратун белән Апаста да үтәчәк. Сентябрь аенда Татарстан Югары Советына депутатлар сайлау билгеләнде. Хәзерге депутатыбыз Илшат Гафуров Апас өчен күп эшләр башкарды: Авыл җыеннарында бу хакта халык, сайлаучылар арасында аңлату эшләре үткәрелде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев