Зур Күккүз җирлеге махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм итә
Зур Күккүз җирлегендә «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылучылар көннән-көн арта. Шулай ук ярдәм чаралары да арта бара.
(15 февраль, "Апастово-информ").
"Бездә халык бердәм. Бар кеше хәленнән килгәнчә булышырга тырыша. Мәдәният йортларында йон эрләп, җылы оекбаш бәйләү эше бара. Шулай ук бергә җыелып шифалы чәйләр ясыйлар, токмачлар кисәләр. Өйдә ясап китерүчеләр дә бар. Өлкән буын башмаклар, оекбашлар алып килә. Акчалата ярдәм итүчеләр дә бар. Ярдәмгә кушылган бар кешегә рәхмәт", - ди җирлек башлыгы Рамил Җәләлиев.
Күккүзлеләр гуманитар ярдәмне кабул итү пунктына да күп әйберләр алып килде. Барысы да егетләребез һәм җиңү өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев