Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста никах туе

Бүген, 5нче февральдә хөрмәтле хезмәттәшебез, Апас кызы Зилә Гатина һәм Буа егете Тимур Ибрагимов никах көнен бәйрәм иттеләр.

Кадерле яшьләр! Бүген сезнең иң дулкынландыргыч, иң көтеп алынган көнегез. Чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән тәбрик итәбез. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен.
Бар гомерегез үтсен шатлык белән,
Юлыгызга гөлләр сибелсен.
Бүген безнең кайнар котлавыбыз
Гомерлеккә шатлык китерсен.
Иң изге теләкләр белән - “Апастово-информ” һәм “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе коллективлары.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев