Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

БӘХЕТ БЕЛӘН ЯНӘШӘ

Яшел Үзән кызы Фәридә Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлагач, ике дә уйламый Апасны сайлый, чөнки Апас аның әтисе Камилнең туган ягы, Чури-Бураш авылында кызның балачагы узган. 1978 елның ап-ак карлы кышында яраткан дәү әниемә дә терәк булырмын дигән уй белән, Апаска килеп төшкән ул. Фәридәнең хезмәт кенәгәсе бер генә урында тора...

Яшел Үзән кызы Фәридә Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлагач, ике дә уйламый Апасны сайлый, чөнки Апас аның әтисе Камилнең туган ягы, Чури-Бураш авылында кызның балачагы узган. 1978 елның ап-ак карлы кышында яраткан дәү әниемә дә терәк булырмын дигән уй белән, Апаска килеп төшкән ул. Фәридәнең хезмәт кенәгәсе бер генә урында тора - ул да булса, Апас районы мәдәният бүлеге, ә эшне ул методист буларак башлап җи­бәрде. Ул елларда барыбыз да яшьләр, төрле түгәрәкләрдә йөрибез. Мәдәният йорты директоры Хәйдәр абый Мө­хәммәтҗанов оештырган кызлар вокал ансамбле, Миләүшә Алиуллина җи­тәкләгән халык театры, Айдар Салаватуллин һәм Венера Ромачкова оештырган тагын күп кенә түгәрәкләр гөрләп эшләп торды, һәм Фәридәнең хореограф буларак бию түгәрәге дә тиз арада оешып күп санлы мәдәни чараларда катнаша башлады. Миләүшә аны халык театрына тартты, Фәридә дә ялындырып тормады, бик теләп төрле рольләрне җиренә җиткереп башкарды. Менә шунда кызны Әлмәндәр авылы егете, әле яңа гына медицина институтын тәмамлап кайткан Рафыйкъ Әскәров күреп алды да инде. Рафыйк сәхнәдә төп рольне уйный, роле шактый катлаулы, ә без эпизодларда гына катнашучы кызлар, күреп-сизеп торабыз, ике яшь йөрәктә мәхәббәт хисләре уяна. Озак та үтмичә яшьләр тормышларын бергә бәйләп куйдылар һәм бүгенге көнгә кадәр алар бергә, үз һөнәрләренә хыя­нәт итмичә эшлиләр.

Бер-бер артлы 3 бала дөньяга килде, олы кызлары Гүзәл әтисе һөнәрен үзләштереп, теш табибы булып эшли, Диләрә - врач-косметолог . Ә төпчекләре Ирек исә, төзүче-инженерлар институтын тәмамлады. Фәридә белән Рафыйкъның өйләре гөлбакчага күмелгән. Билгеле монда зәвыклы шәһәр кызының роле бик зур.

Бүгенге көндә Фәридә Камил кызы Әскәрова Апас мәдәният йорты директоры вазыйфаcын башкара. Төрле республикакүләм бәйгеләрдә алган исәпсез күп Диплом һәм Мактау грамоталары аның хезмәтенең нәтиҗәсе булып тора. Фәридә Камил кызы Әскәрова Татарстанның Атказанган мәдәният хез­мәт­кәре исеменә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день матеои