Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мул уңышлы көзге бәйрәм

Район үзәк китапханәсендә Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылары белән берлектә Сөмбелә бәйрәме узды. Көзге эшләр турында тулы мәгълүмат алу, яшелчәләр, җиләк-җимешләр хакындагы белемнәрне тагын да тирәнәйтү, милли бәйрәмнәрне яшь буынга җиткерү, шулай ук балаларны китапханәгә тарту максатыннан уздырылган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Укучылар укытучылары Альмира Хисамова,...

Район үзәк китапханәсендә Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылары белән берлектә Сөмбелә бәйрәме узды.

Көзге эшләр турында тулы мәгълүмат алу, яшелчәләр, җиләк-җимешләр хакындагы белемнәрне тагын да тирәнәйтү, милли бәйрәмнәрне яшь буынга җиткерү, шулай ук балаларны китапханәгә тарту максатыннан уздырылган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Укучылар укытучылары Альмира Хисамова, Зөлфия Кәримуллина һәм Алия Галәветдинова ярдәме белән җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнделәр, көзге муллык-туклык чоры, табигать фасыллары турында китаплар укыдылар. Китапханәче Гөлгенә Муллаәхмәтова балаларны кызыксындыру, белемнәрен сынап карау йөзеннән төрле бәйгеләр, викториналар оештырды. Ләкин укучылар сынатмадылар, тапкырлыкта, зирәклектә сер бирмәделәр. Көз кызы "Сөмбелә" белән татарча биюне укучылар аеруча ошаттылар. Оештырылган күргәзмәләр, китапханәче апаларының җылы карашы, үзләре эшләп алган күчтәнәчләр, хәтерләрендә яңарган белемнәр - укучылар өчен рухи азык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Праздник урожая