Реклама
Мәдәният
Картаямыни соң йөрәк?!
Гомерләрен хезмәткә багышлаган, әле бүген дә сафта, актив тормыш алып баручы өлкәннәр арасында бүк күп кенә талант ияләре бар. Менә шундый сәләтле өлкәннәрне барлау максатыннан, республика күләмендә "Балкыш" фестивале оештырылды. Фестивальнең район туры 14-15 август көннәрендә Каратун һәм Апас мәдәният йортларында узды. Җырга-моңга гашыйк булган, төрле уен коралларында оста көйләр...
Гомерләрен хезмәткә багышлаган, әле бүген дә сафта, актив тормыш алып баручы өлкәннәр арасында бүк күп кенә талант ияләре бар. Менә шундый сәләтле өлкәннәрне барлау максатыннан, республика күләмендә "Балкыш" фестивале оештырылды. Фестивальнең район туры 14-15 август көннәрендә Каратун һәм Апас мәдәният йортларында узды. Җырга-моңга гашыйк булган, төрле уен коралларында оста көйләр сузучы, сәнгатьле итеп нәфис сүз сөйләүче, очып-очып биергә яратучы өлкәннәр сәләтлектә көч сынаштылар бу көннәрдә. Һәрберсе сәхнәдә ут уйнатты, һәрберсенең чыгышы искиткеч һәм сокландыргыч иде. Залга тамаша кылырга килгән өлкәннәр дә яшьтәшләренә карап, янып торган яшьлекләрен искә алып, алкышлап утырдылар. Жюри әгъзаларының дә эшләре җиңелләрдән булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев