Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Район башлыгы Рәис Гафаровны юбилее белән котлады

Шушы көннәрдә Буа һәм Каратун базаларын берләштергән Буа нефтебазасының участок җитәкчесе Рәис Гафаров күркәм юбилеен каршылады.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны үзенең эш бүлмәсендә кабул итеп тәбрикләде, рәхмәт хаты һәм бүләген тапшырды. Рәис Рөстәм улына сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар теләде. – Апас районында туып үстем, укыдым. Үз районымда хезмәт итүем белән дә горурланам. Район башлыгы хезмәтебезне күреп, бәяләп тора. Каратун базасында эшче урыннарны саклап калуда аның ярдәме зур булды. Бүген менә юбилеем уңаеннан тәбрикләү кабул иттем. Чын күңелемнән рәхмәтемне ирештерәм, - диде Рәис Гафаров.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев