Аграр көллият студентлары йорт токмачы әзерләде
Аграр көллиятнең киләчәктә пешекче булырга теләгән яшьләре махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә җибәрү өчен өй токмачы әзерлиләр.
(3 февраль, “Апастово-информ”).
Ә өй токмачы өчен продукцияне көллият коллективы җыйган. Өй токмачы - сыйфатлы табигый продукт, ул озак вакыт коры килеш саклана. Өстәвенә, йомырка токмачыннан ясалган аш авырулардан һәм җәрәхәтләрдән соң аякка басарга ярдәм итә. Хәзер инде яратып пешерелгән тәмле токмач чираттагы гуманитар йөк белән алгы сызыкка китәчәк, сугышчыларга туган якларын, туган йортын һәм әниләренең җылы кулларын искә төшереп торачак”, - ди аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Аграр көллият базасында хәрбиләр өчен эч киемнәре дә тегелә. Имин тормышыбыз өчен һәркем ярдәм итәргә тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев