Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апас йолдызчыклары “Йолдызлык” фестиваленең ярымфиналына узды

Тәтештә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этабы булды.

(30 март, “Апастово-информ”). 

  Районыбызның талантлы балалары Тәтештә фестивальнең зона этабында чыгыш ясады. Алар арасында Апастан Зилә Садыйкова, Әмирә Мваку, Дилә Галләмова, Каратуннан " Хыял" бию төркеме, Дәвештән Мәликә Нуруллина төрле номинацияләр буенча беренче, икенче, өченче урыннарны яуладылар.
  Апас балалар сәнгать мәктәбеннән Сәид Ихсанов, "Ритм" бию төркеме, "Радость" ансамбле махсус призларга лаек булдылар. 1, 2, 3нче урыннарны алучы балалар Казанда фестивальнең ярымфиналында катнашачак. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова хәбәр итте.
Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев