Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

“Апас киләчәкне күрә белә һәм шул киләчәк өчен системалы эш алып бара”

Апаста 2024 ел социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар буенча отчет сессиясе узды.

(12 февраль, “Апастово-информ”).

  Район башлыгы Айрат Җиһаншин рәислегендә узган киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров, Фәнил Баһаветдинов, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.

  Район мәдәният йорты фойесында урнашкан күргәзмәләр белән танышканнан соң, рәсми өлеш башланды. Район Советының йомгаклау утырышында район башлыгы Айрат Җиһаншин узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.

  Район 2024 елда сәнәгать үсеше буенча республикада 1нче урында тора. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 3,2 млрд. сум тәшкил итте, ә бөртеклеләрнең тулаем җыемы 102 мең тоннаны тәшкил итә.

  Районда сөт комбинаты эшен уңышлы алып бара. 2024 елда җитештерелгән продукция күләме 1,1 млрд сум тәшкил итә. 25 мең тонна сөт эшкәртелгән, 2 мең тонна коры сөт җитештерелгән. 2024 елның 2 кварталында каты сыр җитештерү цехы эшли башлады.

  Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән районда 6 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 22 крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Төп авыл хуҗалыгы культуралары булып бөртеклеләр һәм шикәр чөгендере тора. 2024 елда бөртеклеләрнең тулаем җыемы - 102 мең тонна, шикәр чөгендере 196 мең тонна.

  “Безнең төп бурычларның берсе - инвесторларны җәлеп итү. Бүгенге көндә сөт комбинатында сыр җитештерү цехы, коры сөт җитештерү цехы эшли башлады, склад бинасы төзелгән, конвейер линияләре һәм төрү җайланмалары урнаштырылган һәм җайга салынган. Коры сөт җитештерү буенча икенче цех төзү һәм чистарту корылмасын модернизацияләү бара”, - диде район башлыгы.

  Махсус хәрби операциягә ярдәм кысаларында район халкы, хезмәт коллективлары һәм төрле иҗтимагый оешмалар белән берлектә яңа территорияләрдә яшәүчеләр өчен 25,3 млн сумлык - 120 тонна Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә гуманитар ярдәм, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә 38,3 млн сумлык - 60 тонна йөк җибәрелгән. Махсус хәрби операциядә катнашучыларының әти-әниләренә һәм гаиләләренә барлык кирәкле ярдәм чаралары күрсәтелә.
Социаль чараларга матди ярдәм күрсәткән өчен Иван Михайлович Егоровка, Зөфәр Фәнилевич Гараевка һәм Илшат Шәехович Фәрдиевкә район башлыгы олы рәхмәтен белдерде.

  Сессиядә Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев чыгыш ясады.

  “Ел башы зур уңышыбыз белән башланды. Республикада оештырылган “Иң матур чыршы” бәйгесендә катнашып, икенче урынны яуладык һәм 200 мең грант акчасына лаек булдык. Шулай ук Татарстан Республикасы ярдәме һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин булышлыгы белән безнең җирлеккә 2 миллион грант бирелде”, - дип сөйләп үтте җирлек башлыгы.

  Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чыгыш ясады һәм район халкының бер гаилә булып яшәвен, тормыш-көнкүрештә яңалыклар белән бергә атлавын билгеләп узды.

  “Апас районы җитәкчелегенең халык белән эшләүдә дә, районның бүгенге тормышын күз алдына китерүендә дә, киләчәккә нинди карашта булуында да төплелек сизелә. Район киләчәкне күрә белә һәм шул киләчәк өчен системалы эш алып бара. Республиканың социаль-икътисади үсешенә дә Апас районы күләмле өлешен кертә. Районда матур үсеш күрсәткече күренә. Хезмәт белән яши торган район. Матур гаилә булып яшисез. Нәтиҗәсе – күз алдында”, - диде Марат Әхмәтов.

  Сессиядә районда төзелүче кошчылык фабрикасы турында да мәгълүматлар яңгырады.

  Безнең районда гамәлгә ашырылачак мөһим инвестиция проектларының берсе. Фабриканың җитештерүчәнлеге ел саен 655 млн йомырка дәрәҗәсендә планлаштырыла. Төзелеш эшләре бара. Әзер продукция җитештерүне агымдагы елда башлап җибәрү планлаштырыла. Хәзерге вакытта инвестор тарафыннан кошчылык фабрикасы төзү өчен 286 гектар җир сатып алынган, проект документациясе эшләнгән, төп технологик җайланмаларның төзелеш материаллары белән тәэмин итүгә шартнамәләр төзелгән.

  Әлеге проектны гамәлгә ашыру халыкны өстәмә рәвештә 325 эш урыны белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм безнең район икътисадының алга таба үсешенә бик көчле ярдәм күрсәтәчәк. Планлаштырылган инвестицияләр күләме 11 млрд. сум тәшкил итә. Кошчылык фабрикасы җитәкчелеге шул хакта белдерде.

  Сессия тантаналы шартларда тәмамланды. Күркәм хезмәт уңышларына ирешкән райондашлар, озак еллар нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев