Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш 72 нче сессиясе узды

Сессия ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чыгышыннан соң, Урта Балтайдан хезмәт ветераны Мөнирә апа Гыйззәтуллина аңа мөрәҗәгать белән чыкты.

  “Хөрмәтле Марат Готович! Барыбызның күз алдында, республикабыз көннән-көн үсә, нык адымнар белән алга бара. Татарстаныбызны Рәсәйдә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр хәзер. Аллаһка шөкер, без тормышыбыздан бик канәгать. Өйләребездә газ, урамнарыбызда асфальт юллар, районыбызда да күпме яңа социаль объектлар төзелде. Тормышыбызның яхшыруы, болар барысы да җитәкчелекнең тынгысыз хезмәте. Быел Татарстан Республикасы Рәисе сайлаулары була. Шул уңайдан, район халкы исеменнән сезгә зур үтенечем бар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов киләсе сайлауларда да үз кандидатурасын куйсын иде. Шушы олы үтенечебезне аңа җиткерсәгез иде!”, - диде Мөнирә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев