Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Казан шәһәрендә музей хезмәткәрләре чираттагы киңәшмәгә җыйналды.
(15 август, “Апастово-информ”).
Көн үзәгендә актуаль темалар каралды. Төп юнәлеш, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү хакында барды, Рәсәйкүләм баручы "Без срока давности" - дип исемләнгән проект хакында фикер алышынды.
Киңәшмә барышында республика күләмендә узган конкурска нәтиҗә ясалды. Тырыш хезмәткәрләр билгеләп үтелде. Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Айсылу Латыйпова, Эльмира Рәхимова министрлыкның Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев