Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас туган якны өйрәнү музеенда Муса Җәлилне искә алдылар

Апас туган якны өйрәнү музеенда Советлар Союзы Герое һәм күренекле шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган истәлекле чара узды.

(17 февраль, “Апастово-информ”).

  Очрашуда хөрмәтле музей ветераны Рәмис Ногманов һәм пионер хәрәкәте һәм китапханә ветераны Даимә Тимеркаева, Апас урта мәктәбенең 8 “Б” сыйныф укучылары катнашты.
  “Чара кунаклары Муса Җәлил тормышыннан кызыклы фактлар китерделәр, «Муса Җәлилнең Апас белән элемтәсе» презентациясе белән уртаклаштылар, аның ярдәмендә катнашучылар шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән тыгыз бәйләнгән кешеләр турында күп кызыклы нәрсәләр хакында сөйләделәр. Даимә ханым 1973 елда Муса Җәлилнең бертуган энесе Ибраһим Җәлилов белән очрашуы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Ул шулай ук үзенең шәхси архивыннан уникаль фотосурәтләр күрсәтте. Борнаш урта мәктәбе укучылары тарафыннан 1970 елларда Акварель һәм карандаш белән ясалган иллюстрацияләр күргәзмәсе кичәне тагын да эчтәлекле итте”, - ди музей җитәкчесе Лилия Нәбиуллина.

  Кичәдә Муса Җәлилнең "Ышанма", "Ишек төбендә" һ. б. әсәрләре яңгырады. Моннан тыш, кунакларга шагыйрьнең фаҗигале язмышы һәм әсирлектә иҗат ителгән шигырьләре турында күбрәк белергә мөмкинлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев