Апаста 47 укучы татар теленнән төп дәүләт имтиханы тапшыра
Районда 9 сыйныф укучыларының йомгаклау аттестациясе башланды.
(23 май, “Апастово-информ”).
Апас мәктәбендә 9нчы сыйныф укучыларының туган (татар, чуваш, мари, удмурт) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уза.
“Район буенча барлыгы 47 укучы татар теленнән төп дәүләт имтиханы тапшыра. Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларыннан 16 укучы, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендә белем алучы 28 укучы, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендә белем алучы 3 укучы белемнәрен сыный”, - дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев