Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уены үтте

“Аҗаган 2.0” Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының район этабы Иске Әнәле мәктәп-балалар бакчасында узды.

(14 март, “Апастово-информ”).



“Яшь армия”, Алдынгылар” хәрәкәтләре, район мәгариф бүлеге оештырган әлеге уен балаларда команда рухы, бердәмлек хисе һәм үзара ярдәмләшү тәрбияли.
Хәрби-патриотик уен барышында балалар программаның берничә төре буенча ярыштылар һәм физик әзерлек, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү, Ватан тарихын белү буенча сыналдылар.

“Аҗаган 2.0” уенында мәктәп балалары катнашалар. Алар өч төркемдә ярыша. Кече, уртанчы һәм зурлар төркемнәре. Уртанчы һәм кечкенә төркемдәге балалар Иске Әнәле мәктәп-балалар бакчасында көч сынашты. Барлыгы 90 бала килде. Болынбалыкчы мәктәбендә зурлар төркемнәре көч сынашачак. Алар арасында 10 команда катнашырга гариза бирде. Әлеге уен балаларны спорт ягыннан да, патриотик яктан да тәрбияли. Алар хәрби әзерлек күрсәттеләр, сугышчан җырлар җырладылар, спорт ягыннан мөмкинлекләрен сынадылар, медицина, тарих буенча белемнәрен исбатладылар”, - ди “Алдынгылар хәрәкәте”нең районара кураторы Румия Идрисова.

Җиңүчеләр һәр төркемдә билгеләнәчәк. Җиңүче төркем зона турында район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев