Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста янгын: түбәдән куе төтен күтәрелә

Районның янгын сүндерү бүлеге 26 август кичендә бер хуҗалыкта янгын чыгуы турында хәбәр ала.

(29 август, “Апастово-информ”).



Ике янгын сүндерү төркеме һәм җаваплы хезмәтләр бәхетсезлек очрагына юлыккан йортка юнәлә. Биредә мунча януы билгеле була.
“Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунча түбәсеннән куе төтен күтәрелә. Ачык ут күзәтелми. Янгынның сәбәбе электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау дип фаразлана. Ут санаулы минутлар эчендә йөгәнләнә. Мунчаның түбәсенә һәм чоланына зыян килә”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.
Янгын сүндерүчеләр ут-күздән сак булырга чакыра.
“Көзге салкыннарда янгын куркынычы тагын да арта. Чөнки бу чорда кешеләр үзләренең торак йортларын ныклап җылыталар. Бу максатта электр җылыткыч приборларыннан файдаланалар, мичләрне озаклап ягалар. Көннәрнең салкынлыгы янгыннарны сүндерүдә дә зур авырлыклар тудыра. Игътибарлы һәм сак булыйк! Кулдан ясалган, төзек булмаган җылыткычлар, электр приборларыннан файдаланмыйк. Мичләрне өч сәгатьтән дә артык ягарга, күзәтүсез калдырырга ярамый”, - диләр янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев