Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста студентлар өчен яңа тулай торак ачылды

Студентларның тулай торагы 3 катлы, 80 урынга исәпләнгән. Төзелеш эшләре өчен 160 миллион сум акча сарыф ителгән.

(12 февраль, “Апастово-информ”).


   Яңа тулай торакны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров, Фәнил Баһаветдинов, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.

  “Көллияттә Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан районнарыннан, Казан һәм Яшел Үзән, Ульян шәһәрләреннән студентлар белем ала. Һөнәр үзләштерергә теләүчеләр саны 2 мәртәбә арту нәтиҗәсендә, көллияткә килүче студентлар өчен торакка ихтыяҗ зур иде. Әлеге проектны гамәлгә ашырганы өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәсем килә. Студентларга тырышып укып, зур нәтиҗәләргә ирешергә язсын”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

  Быел Апаста һөнәри белем бирүче уку йорты ачылуга 50 ел тула. Аграр көллият зур бәйрәмен билгеләп узачак.

  “Матур тулай торакта узган һәр көнегез бәйрәмгә тиң булсын. Республикабызга һөнәрле яшьләр бик кирәк. Биредә калып хезмәт итегез, туган җирегезне сөендереп яшәгез, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

 Апас аграр көллияте Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге белгечләр әзерләү буенча таныла бара. Хәзерге вакытта биредә 326 студент белем ала. 2024нче уку елында «Пешекче» һөнәре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен коррекция төркеме ачылган һәм «Хокук саклау эшчәнлеге" белгечлеге буенча читтән торып уку мөмкинлеге булдырылган.

  Аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов студентларның эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү максатында үткәрелә торган халыкара һәм республика олимпиадаларында һәм бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урыннар яулауларын билгеләп узды.
 
  “Аграр көллиятнең тулай торагы ачылу Апас районында гына түгел, республика күләмендә тарихи вакыйга. Яшь буынны тәрбияләү, аларны эшче һөнәргә өйрәтү, тормышка өндәү, үз урыннарын табарга ярдәм итү – безнең өчен зур шатлык. Алтын куллы кешеләр әзерләнеп чыксын бу уку йортыннан, - диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

  Тулай торак 3 катлы. Икенче катта кызлар яшәсә, өченче катында егетләр өчен бүлмәләр урын алган. Беренче катта актлар залы һәм мөмкинлеге чикле балалар өчен дә бүлмәләр булдырылган. Һәр бүлмәдә шартлар бар, телевизор куелган. Тулай торак җылы, якты, иркен. Гомумән, яшәр өчен бар мөмкинлек тудырылган.

  Тулай торакны ачу тантанасында аграр көллиятнең эшчәнлеге белән танышып, барлык уңайлыклар өчен җитәкчелеккә рәхмәт сүзләре яңгырады. Нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде, хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев