Апаста теннис үзәге ачылды
Татарстанның 5 районында яңа өстәл теннисы үзәкләре ачылды. Әгерҗе, Баулы, Ютазы, Саба районнары арасында Апас районы да бар.
(30 март, “Апастово-информ”).
Спорт объектларын ачу видеоконференция режимында узды. Турыдан-туры элемтәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россиянең өстәл теннисы Федерациясе президенты Александр Бабаков катнашты.
Апаста “Максат” теннис үзәген ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, җитәкчеләр, спорт сөюче яшьләр һәм актив райондашлар катнашты.
“Әлеге үзәк Татарстан җитәкчелеге һәм Россия өстәл теннисы Федерациясе килешүе нигезендә төзелде. Барыгызны да Ураза гаете һәм теннис үзәге ачылу белән тәбрик итәм. Спорт белән шөгыльләнү өчен яңа шартлар туды. Барлык райондашлар исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Районыбызда яшәр һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар. Бу бинадан яңа спортчылар чыгар, алар районыбызны Илебез һәм дөнья күләмендә танытырлар, - диде Ленар Хантимиров.
Теннис манежы 2024 елның август аенда төзелә башлаган иде. Аның өчен 144 миллион сум акча сарыф ителгән. 1 мең кв метрлы бинада, 12 теннис өстәле урын алган. Заманча спорт бинасында балалар да, яшьләр дә, олылар да шөгыльләнеп, буш вакытларын файдалы ялга багышлаячак, күңел мәшәкатьләрен онытып спорт белән шөгыльләнәчәк.
Манежда спорт залы, киенү-чишенү бүлмәләре, душ, тренер һәм шәфкать туташы бүлмәләре урын алган.
Ачылу тантанасында район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та катнашты. Яңа бина эченә азан тавышы астында аяк атладылар.
Яңа бинада Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан беренче уеннар да узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев