Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста «Уылдык чәчү” операциясе дәвам итә

Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев хәбәр иткәнчә, «Уылдык чәчү – 2025» комплекслы оператив-профилактик операциясе бара.

     (14 май, “Апастово-информ”). 

Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Һәвәскәр балык тоту өчен бер кешегә ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.
“Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный. Балык тоту кагыйдәләрен бозучыга 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф, шулай ук судносын һәм су биологик ресурсларын аулау (тоту) өчен башка коралларын конфискацияләү яный. Әгәр балык тоту вакытында зур зыян китерелгән булса, тыелган балык тоту кораллары кулланылса, балык тоту уылдык чәчү урыннарында яки махсус саклана торган табигый территорияләрдә алып барылса, штраф суммасы 500 мең сумга кадәр артачак, ә хокук бозучыны ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Кызыл китапка кертелгән төрләрне тоткан өчен бер млн сумга кадәр штраф һәм өч елга кадәр иреген чикләү каралган”, - ди Рифат Гәрәев. 

Безнең районда 6 аеруча сакланучы табигый тыюлыклар исәпләнә. 
“Зөя, Үләмә, Бия елгалары, Кара күлдә ятьмәләр салырга һәм берничә кармак белән балык тотарга ярамый. Закон бозу очракларында җинаять эше каралган. Райондашларны һәм кайткан кунакларны 5 июньгә кадәр кагыйдәләрне үтәүләрен сорыйбыз. Яр буенда 1 кешегә бары тик 2 ыргак белән генә балык тотарга ярый”, - ди Рифат Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев