Апастан Гөлнара Сафиуллина: “Вак отышлар янына зурысы да өстәлде”
Татарстан Рәисен сайлауларда катнашкан райондашыбыз Гөлнара Сафиуллина айфон 16 смартфоны отты. Унбер телефонның берсе нәкъ тә менә аңа насыйп булды!
(15 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Сайлауга улым белән бардым. Сайлаучы беләзеге белән фото да төштек. Кайткач, аны социаль челтәргә урнаштырдык. Бәйгедә катнашкач: “Отмабызмы?” - дигән өмет тә булды. Шулай да, бик ышанып бетмәдем. «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны вакытында игълан иткәч, йөрәгем чыга дип торам. Үземнең исемем яңгыраганга ышанмый тордым. Сайлау участогында эшләүче иремә шалтыратмакчы булам, каушаудан телефон номерын таба алмый. Бик сөендек”, - ди Гөлнара.
Гөлнара Сафиуллинаның шатлыгын бүлешүчеләр бик күп. Иң беренче булып хезмәттәшләре хәбәргә чыккан, туганнары, дуслары котлаган. Бер белмәгән кешеләр дә битараф кала алмаган.
“Әлегә кадәр дә бәйгеләрдә, лотереяларда катнашканым бар иде. Кечкенә-кечкенә бүләкләр дә отканым бар. Ел саен Сабан туе лотереясы алам, анда да отышсыз калган юк. “Гаилә белән сайлауга” бәйгесендә узган ел да катнаштым. Менә быел җиңүче дә булдым! Вак отышлар янына зурысы да өстәлде” – ди Гөлнара.
Гөлнара Сафиуллина – Борнаш авылы кызы. 30 елдан бирле район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Ак халатлы игелек иясе райондашлардан бик күп рәхмәт сүзләре ишетә.
Гөлнара район эчке эшләр бүлегендә җаваплы вазифа биләүче тормыш иптәше Айрат белән тату, матур гомер кичерә. Гаиләдә 3 бала үсә. 2 кыз һәм 1 улларына кайгыртучан әти-әни, оныкларына назлы дәү әти-дәү әни алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев