Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Баланы мәктәпкә җыю 20 мең сумга төшә – кибетләрдәге бәяләргә күзәтү

Җәйнең соңгы атналарына да аяк басабыз, димәк, тиздән укырга барыр вакыт та җитә. Мәктәп киемнәренә, кирәк-яракларына бәяләр елдан ел үсә, ә быел баланы мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә икән?

(22 август, «Апастово-информ»)


 

Мәктәп киемнәренә һәм кирәк-яракларына бәяләр төрле җирдә төрлечә. Шуңа күрә, без 2 төрле сәүдә үзәгенә барып, бәяләрне чагыштырырга булдык. Беренче сәүдә үзәге «арзанлылар» рәтендә, ә икенчесе киң таралаган балалар киемнәре генә сатыла торган кибет иде.

Беренче сәүдә үзәгендәге бәяләрне язып китәбез.

Ир балага киемнәр:

Костюм-чалбар – 2799 сум

Ак күлмәк – 999 сум

Зәңгәрсу күлмәк – 957 сум

Кыска җиңле күлмәк – 797 сум

Чалбар – 1499-1699 сум аралыгында

Спорт костюмы – 3599 сум

Футболка – 599 сум

Спорт чалбары – 799 сум

Кроссовки – 617 сумнан башлана, 1599 сумга да аяк киемнәре табарга була

Туфли – 1337 сумнан башлап 2799 сумга кадәр

Кыз балага киемнәр:

Сарафан – 899 сум

Озын җиңле блузка – 1199 сум

Кыска җиңле блузка – 899 сум

Чалбар – 1999 сум

Итәк – 799 сум

Җылы кофта – 1197 сум

Кызларга спорт костюмы – 1999 сум

Спорт чалбары – 377 сум

Лосины – 407 сум

Футболка – 147 сум

Кроссовки 907 сумнан башлана, 1999, 2967, 2999 сумга да табып була.

Туфлиләр – 637 сумнан башлап 1999 сумга кадәр.

Гадәттә, физкультура дәресләренә ак футболка кияләр, тик, кызганыч, без кереп караган кибеттә мондый футболкалар юк иде. Бәлки, бәяләре юнь дип, аларны күптән алып бетергәннәрдер, белеп булмый...

Без беренче кергән сәүдә үзәгендә ир балага мәктәпкә иң кирәкле киемнәрне алу ~14000 сумга, ә кыз балалар өчен – ~11000 сумга чыкты.

Икенче сәүдә үзәгендә без балалар киемнәре генә сатыла торган кибеткә кердек.

Кыз балага киемнәр:

Блузка – 699 сум

Сарафан – 999 сум

Итәк – 999 сум

Чалбар – 999 сум

Кардиган – 999 сум

Спорт костюмы – 1799 сум

Спорт чалбары – 599 сум

Футболка – 199 сум

Туфли – 1399 сум

Кроссовки – 899 сумнан алып 1399 сумга кадәр

Ир балага киемнәр:

Чалбар – 999-1999 сум аралыгында

Жилет – 1499 сум

Ак күлмәк – 699 сум

Кыска җиңле күлмәк – 499 сум

Зәңгәрсу күлмәк – 599 сум

Спорт костюмы – 1799 сум

Футболка – 199 сумнан башлап 499 сумга кадәр

Спорт чалбары – 599 сумнан башлана

Кроссовки – 999 сумнан башлана

Туфли – 1399 сум

Гомумиләштереп әйткәндә, әлеге сәүдә үзәгендә кыз баланы мәктәпкә әзерләү өчен – 9590, ә ир баланы киендерү өчен – 9290 сум акча кирәк. Шунысы кызык, икенче сәүдә үзәгендә без егетләр өчен костюм-чалбар һәм пиджаклар тапмадык та.

Киемнәрдән тыш, мәктәпкә әле канцтоварлар да алырга кирәк. Без сәүдә үзәгендә иң кирәкле уку әсбапларының бәяләрен карап чыктык.

  • 8 данә ручка – 243 сум
  • 18 битле дәфтәр – 12 сум
  • 12 битле дәфтәр – 6 сум
  • 48 битле дәфтәр – 57 сум
  • Дәфтәр һәм китапларга тышлыклар – 27 данә – 761 сум
  • Карандаш очлагыч – 25 сум
  • Төсле карандашлар 12 данә – 174 сум
  • Төсле фломастер 12 данә – 149 сум
  • Кайчы – 169 сум
  • Бетергеч 3 данә – 79 сум
  • 15 бит төсле картон - 279 сум
  • 16 бит төсле кәгазь – 119 сум
  • 20 сантиметрлы линейка – 50 сум
  • 3 кара карандаш – 78 сум
  • Клей – 68 сум
  • Штрих (замазка) – 38 сум
  • 16 төсле пластилин – 319 сум
  • 18 төсле краска – 144 сум
  • 3 кисточка – 136 сум
  • 24 битле альбом – 68 сум
  • Су савыты – 24 сум
  • 12 төсле фломастер – 217 сум
  • 12 төсле карандаш – 80 сум
  • Дневник – 53 сум
  • Пеналларга бәяләр 299 сумнан башлана – 629 сумга кадәр
  • Рюкзак – 1399 сумнан башлап 8100гә кадәр

Канцтоварларның гомуми бәясе 5046 сум чыкты.

Безнең исәпләүләр буенча, бер баланы мәктәпкә әзерләнү өчен 20 меңгә якын акча кирәк була. Искәртеп узабыз, әлеге бәяләр «бюджетный» дип санала.

Шунысын да истә тотарга кирәк: һәр мәктәпнең киемнәргә дә, уку әсбапларына да үз таләпләре булырга мөмкин. Без бары тик «база» дип саналган әйберләрнең бәяләрен карап чыктык.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев