Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Болынбалыкчы авылында Сабан туйга бүләк җыю йоласы үзенчәлекле узды

Болынбалыкчы авылында Сабан туена бүләк җыйганнар.

  (27 май, “Апастово-информ”).
“Бу көнне аеруча балаларны куандырырга тырышабыз. Икенче ел рәттән чирәмгә конфетлар сибеп сөендерәбез аларны. Быел исә тагын да үзенчәлеклерәк иттек. Авылдашлар үз урамнарында табыннар әзерләп, тәмледән-тәмле ризыклары белән каршы алдылар. Бигрәк тә балалар өчен бу көн истәлекле булды. Әлеге йолада 74 яшьлек Заһит абый Зиннәтуллин да катнашып, тормыш иптәше Әлфия апа белән Сабан туена үз бүләген бирде. Заһит абыйның очып-очып биюе кәефебезне тагын да күтәрде, - дип хәбәр итә Болынбалыкчы авылыннан Ләйсән Җәләлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев