Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Чирмешән мәдәният йорты кабаттан ишекләрен ачты

Чирмешән авылы мәдәният йорты республикакүләм мәдәният йортларын төзекләндерү программасы нигезендә капиталь төзекләндерелде һәм кабаттан үз ишекләрен ачты.

(10 сентябрь, “Апастово-информ”).



Бина эчке яктан да, тышкы яктан да яңарган, заманчалашкан. Яңа җиһазлар белән тулыланган. Барлыгы 51 миллион сумлык эш башкарылган.

Тарихка күз салсак, Чирмешән авылы мәдәният йорты бинасы 1977нче елда төзелгән.

“Бинада капиталь төзекләндерү эшләре гыйнвар аенда башланып китте. Түбә яңадан ябылды. Бина тышланды. Тәрәзәләр, җылылык системасы тулысынча алмашты. Электр, санитар челтәр яңадан ясалды. Диварлар буялды. Бүленеш тә бөтенләй башкача. Уңайлы, матур, якты. Сөенеп туя алмыйбыз, - ди Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахманова.

Бина ике катлы. Өске катта китапханә, полиция пункты, авыл җирлеге урын алган. Ә беренче катта - мәдәният йорты.

Бинаның янәшәсенә батырлар өчен һәйкәл куелган.

Бинаны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Фәнил Баһаветдинов һәм Айдар Таһиров, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.

-Чирмешән авылында шундый матур бина барлыкка килде. Концерт залы да, спорт уеннары өчен урын да, музее да бар. Бу бинаны булдыруда ярдәм иткән Республика җитәкчелегенә, Федераль Хөкүмәтебезгә, төзүчеләргә зур рәхмәт. Соңгы 5 елда безнең районыбызда 227 бина төзекләндерелгән, төзелгән, киләчәктә дә эшләр дәвам итәчәк, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин. Ул Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахмановага күпьеллык, нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов чирмешәнлеләрнең шатлыгын бүлеште.

“Яңа, матур бинада тагын да зуррак эшләр башкарылыр, халык мәдәнияткә тартылыр. Халык та бирегә теләп йөрер. Олылар да, балалар да биредә күңел ачар. Дөньяларыбыз тыныч булсын, шатлыклар белән генә очрашырга язсын, - диде ул һәм дәүләт программалары белән башкарылган эшләргә дә тукталып узды. Район башлыгының тырышлыгын югары бәяләде.

Яңа ачылган мәдәният йортында тамашачы матур концерт программасы да карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев