Фирдүс Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” китабы буенча ачык һавада фикер алыштылар
Фикер алышулар “Татарстанда җәй” проекты кысаларында узды
(17 июль, “Апастово-информ”).
“Үлемнән бер адым алдарак” китабын тәкъдим итү кичәсенең бер өлеше Апас үзәк китапханәсендә узса, икенче өлеше “Татарстанда җәй” проекты кысаларында ачык һавада үтте. Кичәнең беренче өлешендә Фирдүс әфәнде һәм китапның төп герое Илнур Хәертдиновның әнисе Фәния апа чараны оештыручылар тарафыннан әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук геройның шәхси архивыннан алынган фотолар ярдәмендә әзерләнгән видеороликлар тәкъдим ителде. Икенче өлеш китап турында фикер алышу һәм китап укучыларның язучыга булган теләкләрен җиткерүне үз эченә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев