Кече Болгаер китапханәсе «Библиотөн” акциясенә кушылды
Кече Болгаер авылы китапханәсе 14нче тапкыр «Библиотөн» акциясенә кушылып, үзенең китап сөючеләрен кичәгә чакырды.
(22 апрель, “Апастово-информ”).
Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, әлеге кич "Үзебезнең батырлар" исеме белән узды.
“Үзәк китапханәдә уздырылган районкүләм "Җиңү язы мәңге йөрәктә" конкурсында катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Үзебезнең җирлектән чыккан сугыш чоры баласы, хәзер Түбән Камада яшәүче Гөлчирә Ибәтуллинаның сугыш турындагы шигырьләрен укыдылар. Сугыш вакытында китапханә эшчәнлеген Апас Туган якны өйрәнү музеенда сакланучы "Бригадир" газетасыннан алып төзелгән альбом белән таныштылар. “Җиңү язын каршылап” дип аталган котлау открыткалары ясау буенча мастер класс үтте. Апас муниципаль районының махсус һәр авылдан сугышта булган батырлар исемлеген үз эченә туплаган "Алар Туган ил өчен көрәштеләр" дип аталган китап белән таныштылар”, - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.
Фотозонада истәлеккә фотога төшү, мундир бәрәңге тәмен татып карау, тәмле коймак, чәй белән сыйлану да оештырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев