Марат Әхмәтов: Ил, Республика белән бергә уртак язмышта булганыгыз өчен рәхмәт
Район тормышы

Марат Әхмәтов: Ил, Республика белән бергә уртак язмышта булганыгыз өчен рәхмәт

Район Советының йомгаклау сессиясендә катнашкан кунаклар Батырлар Мемориал комплексындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

(12 февраль, “Апастово-информ”).

  Кунаклар “Алга” яшүсмерләр клубына кереп, волонтерларның эше белән дә танышты. Аларның буш вакытларын файдалы һәм игелекле эшкә багышлаулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

  Районның комеш волонтерлары көче белән хәрбиләр өчен носилкалар, сумка-янчыклар, яңгырдан саклану өчен плащлар, эчке киемнәр, яралыларга кечкенә мендәрләр тегелгән, “коры душлар”, беләзекләр ясалган. Кирәк-яраклар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә җибәрелгән.

  “210 маскировка челтәре, 5055 носилка, 3040 сумка, 1040 “коры душ”, 13 мең окоп шәме ясадык. 345 төргәк өй токмачы әзерләдек”, - диде “Фәрештәнең алтын куллары” Бөтенрәсәй волонтерлар җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе Сания Сафиуллина.

  Район халкы хәрбиләргә кирәк-яраклар әзерләү өчен волонтерлык хәрәкәтләрендә актив катнаша. Районда 560 волонтер эшли, 51 үзәктә 16 меңнән артык үз куллары белән ясалган продукция җитештерелгән.

  “Ил, Республика белән бергә уртак язмышта булганыгыз өчен рәхмәт. Бу – йөрәк кушуы буенча эшли торган эш. Олы җанлы булганыгыз өчен рәхмәт. Уңган кулларыгыз армасын”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.


Нет комментариев