Олы Бакырчы авылы китапханәсендә “Апасым - гомер бишегем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
Чара Апас районы оешканга 95 ел тулу уңаеннан оештырылды.
(29 июль, “Апастово-информ”).
“Әлеге кичәдә районыбыз үсешенә, яшәешенә зур өлеш керткән олпат шәхесләребез, горурлыгыбыз булган авылдашыбыз Шәүкәт ага Галиев һәм башка күренекле райондашларыбыз искә алынды, хатирәләр яңартылды. Районыбыз тарихына багышланган китап күргәзмәсе дә һәркемдә кызыксыну уятты. Туган як турында җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән кичәнең узып киткәне сизелмәде дә. Кичәдә катнашкан һәр китап укучыма рәхмәтемне белдерәм”, - дип хәбәр итә китапханә мөдире Гүзәл Мөстәкыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев