Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Олы Болгаер җирлегендә урамнарга юллар салына, су кертелә

Авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина халык җыенында җирлектә башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.

(15 август, “Апастово-информ”).



Зур Болгаер авыл җирлегендә соңгы вакытта авыл халкының көнкүрешен яхшырту максатыннан шактый мөһим эшләр башкарылган. Моңа ил һәм республика программалары ярдәмгә килгән.
Бүгенге көндә дә Зур Болгаер авылында “Чиста су” программасы нигезендә 5 км һәм 21 метр озынлыкта яңа суүткәргечләр кертү эше бара.
“Бу авылда күптән көтелгән вакыйга. Тиздән Зур Болгаер авылы халкы да чиста сулы булачак”, - дип белдерде җирлек башлыгы Зилә Сәйфуллина.
Агымдагы елда Зур Болгаер авылының Чишмә урамы да юллы булган. Республика программасы нигезендә урамга 185 метр озынлыкта таш өслекле юл салынган.
“Урамыбыз юллы булды. Барлык җитәкчеләргә рәхмәт”, - диде Чишмә урамында яшәүче Рузинә апа Дәүләтҗанова.
Җирлек башлыгы үзара салым программасының да ярдәмен ассызыклады. Әлеге акчалар авыл урамнарына таш өслекле юл салу, су юлларын ремонтлауга, урам утларын карауга, тракторга запчастьләр алуга тотылачагы хакында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев