Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Район хастаханәсе яшь бегечләр белән тулылана

Апас егете Динар Газиев та Казан федераль университетында теш табибы һөнәрен үзләштереп, Апас хастаханәсенә эшкә кайткан.

(2 май, “Апастово-информ”)



Динар Фирдүс улы Газиев Чүрибураш авылында туган. 5 яшьлек чагында аның гаиләсе Апаска килеп төпләнгән. Динар бала чагыннан ук җитди, үҗәт булуы белән аерылып торган. Апас урта мәктәбенең тырыш, алдынгы укучыларының берсе булган. Күңеле белән сәнгатькә, моңга да тартылган. Сара Садыйкова исемендәге сәнгать мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнгән. Бик күп конкурсларда, бәйгеләрдә катнашкан, төрле мәдәни чараларда чыгыш ясаган. Әмма Динар үтә җаваплы һәм җитди һөнәрне сайлаган. Медицина өлкәсенә тартылуына химия, биология фәннәрен яратып үзләштерүе зур этәргеч ясаган.
“Мәктәптә укыганда аеруча биология, химия дәресләрен үз иттем. Бердәм дәүләт имтиханнарын да яхшы билгеләргә тапшырдым. Шуңа табиб һөнәрен сайларга булдым. Район җитәкчелеге дә ярдәм кулы сузып, КФУның стоматология бүлегендә белем алырга зур мөмкинлек тудырды. Мин аларның ышанычларын акладым. Уку йортын уңышлы тәмамлап, туган җиремә хезмәт итәргә кайттым. Бу, билгеле, минем өчен зур горурлык. Хәзер райондашларның сәламәтлеген кайгырту өчен тырышачакмын. Хезмәтем – игелекле һәм саваплы”, - ди Динар үзе.
Яшь табибны коллективта да бик җылы кабул иткәннәр.
“Динар Газиев профессиональ белгеч. Үз эшен күңел биреп башкара. Пациентлар да аның турында яхшы фикерләрен әйтәләр”, - диде район хастаханәсенең теш дәвалау бүлеге мөдире Инзилә Шәрәфуллина.
Яшь табибка тәҗрибәле табиблар да югары бәя куеп, зур ышаныч белдерәләр.
“Коллективыбыз яшәрүенә без бик шат. Динар Фирдүс улы тыйнак, сабыр, итагатьле. Пациентларны җылы каршы ала, тешләрен дәвалый, киңәшләрен бирә. Эшен җиренә җиткереп башкара. Хәзер хастаханәдә шартлар, уңайлылыклар артканнан арта. Пациентлар табибка алдан язылып киләләр. Чиратлар хасил булмый”, - ди теш табибы Резеда Гөбәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев