Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Районда якташыбыз, легендар хәйрияче Әсгать Галимҗановны искә алдылар

Онытылмас изге гамәлләре белән якты эз калдырган олы йөрәкле, шәхес Әсгать абый Галимҗанов халык, якташлары, авылдашлары күңелендә мәңге яши.

(6 март, “Апастово-информ”).

  “Андый изге җанлы, шәфкатьле, кече күңелле кеше башка юк», - диләр Әсгать абый Галимҗанов турында. Гомере буе Апас җирен үз итеп, сагынып, авылдашлары белән аралашып, ярдәм итеп яшәгән Әсгать абый. Изге гамәлләре белән үзен генә түгел туган авылы Болынбалыкчыны да еракларга таныткан, тарих битләренә язып калдырган ул. 

  Әсгать абый Галимҗановны бүген дә һәркем җылы итеп искә ала. Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты, Әсгать абый Галимҗановның изгелеген киң җәмәгатьчелеккә таныткан Габделбәр ага Ризванов инициативасы белән оештырылган кичәдә бөек шәхеснең исеме горур яңгырады. Болынбалыкчы мәдәният йортында узган кичәгә шәхеснең авылдашлары, якташлары җыелды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы урынбасары Илнар Хөснуллин, танылган журналист Габделбәр Ризванов, якташыбыз Алсу Бикбаева, Татарстанның халык артисты Илсур Сафин катнашты. Болынбалыкчыда яшәүче туганы Нурсия апа Хәсәнова да килде. 

Район башлыгы Айрат Җиһаншин Әсгать абый Галимҗановны районыбыз горурлыгы, уникаль, олы йөрәкле шәхес дип атады. Якташыбызның исемен таныткан, аны мәңгеләштерү өчен зур өлеш керткән, аның турында истәлекләр саклаган, китаплар нәшер иткән Габделбәр Ризвановка, кичәне оештыручыларга олы хөрмәтен белдерде. 

“Без олы йөрәкле райондашыбыз Әсгать абый Галимҗанов белән чиксез горурланабыз. Чыннан да ул киләчәкне алдан күрә белгән, аны матур итәргә тырышкан кеше. Хәләл көчен куеп, хезмәт итеп тапкан табышын ятимнәргә өләшеп, чит кешеләргә ярдәм кулы сузып яшәгән якташыбызның изге гамәлләре һәрчак үрнәк, бүгенге көндә башкарылучы игелекле эшләрнең дә нигезе булып торадыр. Хәзер аның үрнәгендә төрле ярдәм фондлары эшләп килә, игелек кылырга теләүчеләр дә арта”, - диде район башлыгы. 

Кичәдә Әсгать абый Галимҗанов турында хатирәләр яңартылды, аның белән бәйле вакыйгалар искә алынды. Аның балачагы сәхнәләштерелде. Фойеда Әсгать абыйның шәхси әйберләре, Мактау хатлары, аның турында язылган китаплар урын алды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, якташыбыз Илсур Сафин моңлы җырларын бүләк иттеләр. Кичәне оештыручыларга Казандагы “Апас” якташлык җәмгыятенең дә рәхмәт сүзләре ирештерелде.  Кичәдә катнашкан һәркем Әсгать абый турында әйтелгән җылы сүзләр Изге Рамазан аенда аның рухына дога булып ирешсен дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев