Хәйретдин ага Сәлахов: Ходай миңа озын гомер биргән
305
0
Үтәмеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлахов 101 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(15 июль, “Апастово-информ”).
Гасыр чиген узган, батырлык үрнәге булган райондашыбыз бик күп котлаулар кабул итте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин Хәйретдин аганың өендә булып, котлау һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.
-Хөрмәтле Хәйретдин Сәлахович, сез районда бердәнбер сугыш ветераны - җиңүче, безгә тыныч тормыш бүләк итүче буынның бер вәкиле. Сезнең янга горурланып киләбез. Гомер буе бар көчегезне туган якка, аның үсешенә багышлагансыз, ил-көнгә лаек балалар тәрбияләгәнсез. Сезнең алда башыбызны иябез, - диде район башлыгы.
Хәйретдин бабай ил-көн яңалыклары, районның авыл хуҗалыгы өлкәсе белән кызыксынды. Үткәннәр белән бүгенгене чагыштырырга да онытмады.
-Элек чаптырып йөри идем. Хәзер күбрәк утырып торырга туры килә. Ходай миңа озын гомер биргән. Язмышыма шөкер итеп яшим, - диде ветеран.
Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана.
– Без күргәннәр куркыныч төш кебек. Сугышның аның җиңеле булмый. Сугышның нәтиҗәләре аяныч, ул күп югалтулар алып килә. Киләчәк буын тынычлыкта яшәсен иде, – дип еш кабатлады Хәйретдин Сәлахович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев