БУЛДЫРАСЫҢ, ЛИЛИЯ!
Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышлап республика күләмендә төрле бәйгеләр узды. Шуларның иң мәртәбәлесе - милли классик драматургиянең К. Тинчурин исемендәге VI республика театр фестивале иде. Апас урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Лилия Вафина (җитәкчесе Флорида Мифтахова) шул фестивальдә катнашып "Макет" номинациясе буенча Гран-при яулады. Бу бүләкне аңа "Ул...