Реклама
Язмыш
Йөрәкнең ишеге тоткасызмы?..
Билгеле рәссам чираттагы әсәрен иҗат иткән. Презентациягә бик күп халык, билгеле шәхесләр җыелган. Менә рәссам картинаны каплаган тукыманы ачып җибәргән...
Һәммәсе шаулап кул чапкан. Анда өй ишеген шакып торучы бик матур Бәхет фәрештәсе сурәтләнгән икән. Сурәт бик матур, фәрештә — чын кебек, ул, сак кына колагын ишеккә куеп, эчтән аңа җавп бирүләрен көтә.
Барысы да картинага сокланган, рәссамны мактаган. Ләкин бер кеше, рәсемдә хата табып, кычкырып җибәргән:
—Ишекнең тоткасы да, йозагы да юк бит, анда ничек кереп була соң?
—Нәкъ шулай, — дип елмайган рәссам. — Ул — безнең йөрәк ишеге. Бу ишек бары тик эчтән генә ачыла ала...
...Без гомер буе бәхет, мәхәббәт, уңыш, шатлык килүен көтәбез. Ләкин аларны көтеп, кул кушырып кына утыру дөрес түгел бит. Һичьюгы аларга йөрәгебезне ачудан башларга кирәктер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев