Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас балалары оста йөзә

"Дулкын" бассейнында район башлыгы кубогына, ике төрле йөзү алымы (ирекле һәм брасс) буенча бәйге узды. 7 январь көнне 50 бала көч сынашты. Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты. Балаларны кызыксындыру йөзеннән ул акчалата бүләкләр дә алып килгән иде. Әй йөзделәр, тырыштылар балалар. Һәр җиңүне секундлар якынайтты. Тренерлар...

"Дулкын" бассейнында район башлыгы кубогына, ике төрле йөзү алымы (ирекле һәм брасс) буенча бәйге узды. 7 январь көнне 50 бала көч сынашты. Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты. Балаларны кызыксындыру йөзеннән ул акчалата бүләкләр дә алып килгән иде. Әй йөзделәр, тырыштылар балалар. Һәр җиңүне секундлар якынайтты. Тренерлар Динар Галиев белән Руслан Гайнуллин секундларны исәпләп, көч-куәт биреп тордылар. 2002 елгы һәм кечерәкләр арасында кызлардан Венера Габдрәхимова, Резеда Расулова, Азалия Хөснетдинова, малайлар арасында Салават Гарифуллин, Булат Хәсәнов, Айнур Нәҗмиев, 2002-2001 елгылар арасында Адилә Шакирова, Илнара Дәүләтшина, Ләйсән Зәмдиханова, малайлар арасында Ранис Сафиуллин, Даниэль Малиновский, Илшат Кәлимуллин беренче өч урынны яуладылар. Ике төрле бәйге нәтиҗәләре буенча Илнара Дәүләтшина белән Ранис Сафиуллин район башлыгы кубогына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев